Идел-Кама төбәгенең биологик ресурсларын компенсацияле торгызу кысаларында, Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Куйбышев сусаклагычына кергән Каманың тирән урынында 1544 данә чөгә балыгы чыгару чарасында катнаштылар.
1 граммнан алып 10 граммга кадәр авырлыктагы чөгә балыгын компенсацияләү буенча хезмәтләрнең тулы спектрын «Биосфера-Фиш» ҖЧҖ күрсәтә. Эшне югары сыйфатлы һәм грамоталы алып бару, Россиянең эре дәүләт компанияләре белән уңышлы хезмәттәшлек итүнең нигезе булды.
Маймычларны чыгару буенча чаралар биологик ресурсларны яңадан торгызуның бер өлеше булып тора.