Татарстанда «Яшел патруль» дигән белем бирү проекты эшли башлады

2020 елның 19 августы, чәршәмбе

«Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре «Яшел патруль»дигән онлайн – экологик уен башлап җибәрделәр. Конкурста 5 яшьтән 18 яшькә кадәрге барлык теләүчеләр дә катнаша ала. Уенның асылы түбәндәгедән гыйбарәт: уенга бер яшьтәге ике катнашучы чакырыла. Уенны алып баручы-тыюлык хезмәткәре-экология турында лекция укый, аның нәтиҗәләре буенча балалар сорауларга җавап бирергә тиеш.
Уенның икенче этабы-викторина.
14 яшьтән 18 яшькә кадәрге өлкәнрәк катнашучылар өчен, тагын 3 этап та бар. Анда иҗади бирем – тәкъдим ителгән темалар буенча плакат ясау. Катнашучылар әзерләнгән  вакытта, алып баручы туры эфир кунаклары өчен викторина уздыра.
Уен ахырында алып баручы нәтиҗәләр ясый, күбрәк балл җыйган катнашучы җиңүче дип таныла.
Табигать турында булган белемнәрен 1 нче мәктәп һәм 5 нче мәктәп укучылары тикшерде инде. Ике этап нәтиҗәсе буенча алар бер үк төрле балл җыйдылар һәм Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетыннан грамота һәм истәлекле призлар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International