Төнлә браконьерларның законсыз гамәлләрен тепловизор ярдәмендә ачыкладылар

2020 елның 25 августы, сишәмбе

Ике татарстанлыга законсыз балык тоткан өчен җинаять җаваплылыгы яный. Мамадыш районының Кызыл Тау авылында яшәүчеләр төнлә Ямаха моторы куелган ПВХ көймәдән файдаланып, Нократ елгасындагы биоресурсларны законсыз ысул– ятьмәләр белән тотканнар. Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты инспекторлары аларны махсус төнге күрү приборы – тепловизор ярдәмендә күрә алдылар. «112» ашыгыч оператив хезмәтләренең бердәм номеры буенча шул урынга полиция хезмәткәрләре чакырылды.
Хәзерге вакытта хокук саклау органнары тарафыннан РФ ҖК 256 статьясының  "б"нчы пункты - үзйөрешле йөзүче транспорт чарасын яки шартлаткыч һәм химик матдәләрне, электротокны яки башка тыелган коралларны һәм су биологик ресурсларын күпләп тоту ысулларын кулланып, су биологик ресурсларын законсыз чыгару (тоту) буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе карала.
Көймә һәм тоту коралы тартып алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International