Хөрмәтле аучылар!

2020 елның 4 сентябре, җомга


Татарстан Республикасының Нурлат районында гражданнарның дуңгыз мае белән сәүдә итү факты ачыкланды. Тикшерү барышында әлеге продуктта дуңгызларның Африка чумасы вирусы булуы ачыкланды. Шуның белән бәйле рәвештә, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты ау сезоны ачылып гражданнарның күпләп аучылык җир-суларына йөрүен исәпкә алып, сертификаты булмаган, бигрәк тә санкцияләнмәгән сәүдә урыннарында сатыла торган продуктларны алудан баш тартырга киңәш итә. Шулай ук, аучылык җир-суларында булганда, продуктларны караучысыз калдырмавыгызны, киткән вакытта да азык-төлек калдыкларын үзегез белән алып китүегезне сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International