Хөрмәтле аучылар!

2020 елның 2 октябре, җомга

1 октябрьдән Татарстан Республикасында төрле яшьтәге поши һәм кыр кәҗәләренә ау чоры башланды. Сезонда 627 поши, шул исәптән 1 яшькә кадәр - 67 баш,  һәм 140 себер кыр кәҗәсе, шул исәптән 1 яшькә кадәр – 31 баш  тотарга ярый.
Шулай ук 1 октябрьдә кондызга ау чоры ачыла.
Билгеләп үтик, поши һәм кыр кәҗәләрен аулау 31 декабрьгә кадәр, кондызларны – 28 февральгә кадәр дәвам итәчәк.
2020 елга барлык ау сроклары белән аучылык календаре бүлегендә танышырга мөмкин 

https://ojm.tatarstan.ru/kalendar-ohotnika-tatarstan-2020-sroki-ohoti-na.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International