Республикада аучылык ресурсларын тоту мөмкинлеге артты. Бу хакта Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре хәбәр итә. Хайваннар дөньясын саклау һәм арттыру буенча башкарылган эш нәтиҗәсендә соңгы 10 елда республикада тояклы хайваннар саны – 75% ка, каурыйлы киекләр – 56% ка, кыйммәтле мехлы хайваннар-15% ка артты. Аерым алганда,үткәрү сәләте нормалары каурыйлы киекләргә – 4 тапкыр, тиенгә һәм сусарга – 2,5 тапкыр, тояклы хайваннарга – 3 тапкыр артты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 15.10.2020 ел, 928 нче номерлы карары белән, Татарстан Республикасының аучылык җир-суларында үткәрү сәләте нормаларына тиешле үзгәрешләр кертелде. Алар аучылык җир-суларында рөхсәт ителгән аучылар санын кертүне регламентлый .
Шулай итеп, республикада гражданнарның аучылык байлыкларын тоту өчен аучылык җир-суларына керү мөмкинлеге артты, бу киләсе (язгы) ау чорында ауга бирелгән рөхсәтләр санын арттыруга китерәчәк.