Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре батучы балыкчыны коткарып калдылар

2020 елның 16 октябре, җомга

Бүген Югары Ослан районында «Идел киңлекләре» ДТКЗ акваториясендә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре чираттагы рейд кысаларында батучы  ир кешене күреп алдылар. Ул резин көймә өстеннән идарәсен югалтып, аннан егылып төшкән. Моторы эшли торган көймә аның тирәсендә бөтерелеп торды. Инспекторлар идарәсе югалган көймәне туктату өчен барлык чараларны да күрделәр.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләренең оператив эшләре  нәтиҗәсендә балыкчыны коткарып кала алдылар, аңа вакытында ярдәм күрсәттеләр, кайнар чәй эчерттеләр һәм ярга алып чыктылар. Балыкчы үзен яхшы хис итә ,медицина ярдәменнән баш тартты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International