Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Татарстанда аюлар барлыгын күреп алдылар

2020 елның 19 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Лаеш районында Көек торак пунктыннан ерак булмаган урман массивы янында ана аюны һәм аның баласын таптылар.
Кыргый хайваннарны фотога төшерә алмаганнар, ләкин эзләрен теркәгәннәр.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, аю-Кызыл китапка кертелгән хайван һәм аны аулау катгый  тыела. Хайваннан кеше гомеренә куркыныч янаган очракта гына аны атарга мөмкин.
Бу урманда аю озак тормаячак, чөнки җәнлек безнең урманнарны өн ясарга урын эзләп узып китә, дип билгеләп үтә белгечләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International