Бүген Куйбышев сусаклагычына 4 мең балык маймычы чыгардылар

2020 елның 21 октябре, чәршәмбе

Бүген Тукай районы территориясендәге Куйбышев сусаклагычына чөгә балыгының маймычларын чыгардылар. Чара биологик су ресурсларына һәм аларның яшәү тирәлегенә китерелгән зыянны каплау  кысаларында, шәәхси эшмәкәр  Р.Р. Байтамиров көче белән үткәрелде. Урында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты һәм Россия балыкчылыгыныңТатарстан Республикасы буенча  су биологик ресурсларын дәүләт контролендә тоту, күзәтчелек һәм саклау бүлеге комиссиясе эшләде.
Куйбышев сусаклагычына 4 мең данә чөгә чыгарылды.  Сентябрь-ноябрь - яшь балыкларны чыгару өчен төп һәм иң уңайлы вакыты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International