Бүген Кама елгасына 34 мең яшь сазан балыгы чыгардылар

2020 елның 30 октябре, җомга

Татарстанда сулыкларга балык чыгару буенча чаралар дәвам итә. Бүген Лаеш районында Кама елгасына маймычлар чыгарылды. Татарстан елгасының биоресурсларын 34 мең кечкенә сазан балыгы тулыландырды. Балыкны Саратов өлкәсеннән махсус контейнерларда алып кайттылар.
Сентябрь-ноябрь-яшь балыкларны чыгару өчен уңайлы вакыт, дип билгеләп үтә белгечләр. Сәнәгать балыкчылыгы республика икътисады үсешенең мөһим өлеше булып тора. Маймычларны чыгару биологик ресурсларны торгызу чаралары комплексының аерылгысыз өлеше булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International