Татарстанда биоресурсларны саклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны бозуны ачыклау буенча рейдлар дәвам итә. Ел башыннан бирле 6,5 мең браконьер ятьмәсе тартып алынган, 100гә якын җинаять эше кузгатылган. Чираттагы чара Саескан таулары районында узды. ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты, Росгвардия, линия полициясе һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре-30дан артык хезмәткәр Кама елгасы акваториясен тикшерде, 6 йөзү чарасы экипажы катнашты.
Шулай ук автоюл буенда сәүдә нокталары тикшерелде, чөгә балыгын законсыз сату ачыкланды, бозучыларга беркетмә төзелде.
Рейдлар төнлә дә үткәрелә, браконьерларны тотарга тепловизорлар булыша.