«Татарстанның тыюлыклар дөньясы» рубрикасында: соры торна

2020 елның 16 ноябре, дүшәмбе

Бүген «Татарстанның тыюлыклар дөньясы» рубрикасында без Сезгә соры торна турында сөйләячәкбез.. Соңгы соры торналар почмакка тезелеп, безнең белән «каңгылдаулары» белән саубуллашып җылы якларга очып киттеләр.

Татарстан Республикасының Актаныш районында Башкортостан Республикасы белән чиктәш җирдә Чурәкәй авылы янындагы Сөн елгасы үзәне территориясендә, ел саен саны 4 меңнән дә ким булмаган соры торналар очып китү өчен бергә җыела.

Бу - зур кошлар: биеклекләре 115 см, канат җәеме 180-200 см; ата кошның авырлыгы 6 килограммга кадәр, ана кошныкы - 5 кг кадәр җитә. Гәүдәсендәге каурый капламы, урман җирендә дошманнардан яшеренергә мөмкинлек бирә торган зәңгәрсу- соры төстә. Аркасы һәм койрык асты әзрәк карарак, ә канатлары һәм корсак асты аграк. Канат очлары кара. Башының алгы өлеше, ияге, муенының өске өлеше кара яки соргылт- кара. Баш арты зәңгәрсу-соры. Башының яннары буйлап киң генә ак буй бар. Ул күзләре астында башлана һәм муен буйлап аска таба төшә. Баш түбәсендә каурыйлары юк диярлек, ә шәрә тиресе кызыл башлык шикелле күренә.  Томшыгы аксыл, 20-30 см озынлыкта. Аяклары кара. Яшь торналарның башындагы һәм муенындагы каурыйларының очлары  кызгыл-сары төскә буялган.

Таң атканда кошлар якындагы кырлар буйлап ризык эзләп тарала. Көндезге вакытта кошларның бер өлеше төн куну урыннарына әйләнеп кайтырга, янә аларны ташлап китәргә мөмкин. Көндез торналарның төркемнәре якындагы басуларда, яки очып барган вакытында, автомобиль юлларыннан яхшы күренә. Кичке таңда кырлардан елга тамагындагы төн куну урынына торналар кире очып кайта. Бу кошлар төркемендә безнең республикада оялый торган торналар генә түгел, ә, нигездә, бирегә башка төбәкләрдән агыла торган торналар да  тупланган.

Торналарның очып китү өчен туплану урыннары уникаль һәм бердәнбер булып тора. Татарстан Республикасы чикләрендә - ул иң зур туплану урыны.

Күзәтүләр күрсәткәнчә, халык торналарның яшәешенә яхшы карый. Торналарны, барыннан да элек, елга үзәне янындагы игелә торган авыл хуҗалыгы басулары җәлеп итә, алар анда  урып-җыю эшләре беткәч үзләренә азык таба.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International