Каен кискән өчен татарстанлылыга җинаять җаваплылыгы яный

2020 елның 2 декабре, чәршәмбе

Татарстанның Әгерҗе районында «Кырыкмас елгасы тамагы» аеруча саклана торган табигый территориядә законсыз рәвештә 6 каен кискән граждан тоткарланган. Биоресурслар буенча дәүләт комитетының дәүләт инспекторлары тарафыннан уздырылган рейд барышында табигатькә салкын караш очрагы ачыкланды. Хәзер китерелгән зыян исәпләнә, җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
"Кырыкмас елгасы тамагы " табигать һәйкәле 2010 елның 27 октябрендә оештырылды. Сакланып калган тайга комплексын тәшкил итә.
Исегезгә төшерәбез, аеруча саклаулы табигать территорияләре – ул җир, су өслеге участоклары һәм алар өстендәге һава киңлеге. Ул җирләр табигать саклау, фәнни, мәдәни, эстетик, рекреацион һәм сәламәтләндерү әһәмияткә ия.  Алар дәүләт хакимияте органнары карары белән тулысынча яисә өлешчә хуҗалык куллануыннан алынган һәм алар өчен махсус саклау режимы билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International