«Татарстанның тыюлыклар дөньясы» рубрикасында: Елга камасы

2020 елның 7 декабре, дүшәмбе

Бүген «Татарстанның тыюлыклар дөньясы» рубрикасында без сезгә елга камасы турында сөйләячәкбез. 

Елга камасы (латинча — Lutra vulgaris) - урта күләмдәге имезүче, ерткыч. Сусарлар гаиләлегеннән чыга. «Кама» сүзе борынгы грек теленнән килгән. hydor – «су» һәм аның тәрҗемәсе ( значение)– «су хайваны».

Кама үз гаиләлеге өчен шактый зур хайван. Ата хайванның уртача авырлыгы-8-10 кг, озынлыгы 48-90 см, ана хайванның тән озынлыгы-54-70 см, авырлыгы-6-10 кг.

Хайванның тышкы кыяфәте суда яшәүче  җәнлек өчен хас. Ул озынча, биек булмаган,   бөтен озынлыгы буенча бер үк калынлыктагы сыгылмалы гәүдәгә ия. Каманың кыска аякларында ярылары бар.

Хайванның йоны  астан  көмеш яки аксыл төскә, ә менә аркасында һәм аякларында  кара-көрән төскә буялган. Йонының төзелеше камага суда чыланмаска булыша. Яз һәм җәй көне хайванның йоны коела, ләкин төсе үзгәрми.

Кама елгалар, күлләр һәм инешләр ярларында яши. Тиз агымлы, ташлы, балык һәм үрдәкләргә бай булган елгаларны өстен күрә; тыныч, үсемлекләре күп елгаларда сирәгрәк очрый. Кама  өчен иң кулай елганың зурлыгы 15 метрдан да артык булмаганы. Дөрес, аны безнең республика сулыклары территориясендә очрату-зур уңыш. Белгечләр бәяләвенчә, аның саны 20 башка гына җитә. Бу «ТР Кызыл китабына» кертелгән сирәк төр.

Татарстан Республикасында хәзерге вакытта Балык Бистәсе районында Шомбыт елгасы буенда, Мамадыш районында Яковка авылы янындагы Нократ елгасы тамагында, Азнакай, Әлмәт һәм Яңа Чишмә районнарында билгеләнгән.

1930 елдан аңа ау тыелган, шуңа да карамастан, республикада аның популяциясе бик акрын торгызыла. Чөнки кама -чиста суны яратучы хайван, ә аның сыйфаты безнең елгаларда һәм күлләрдә мактанырлык түгел. Белгечләр фикеренчә, елга ярлары буйлап урман һәм куаклар кисү, су янында мал көтү, сулыкларны пычрату хайванның санын киметүче факторлар булып тора, шунда ук браконьерлык та керә – ятьмәләр күп кенә су хайваннарының һәм кошларның дошманы булып тора, шул исәптән камага да.

Кызыклы фактлар:

1) Елга камасы һәрвакытта да суда түгел, әмма аның тормыш эшчәнлегенең төп өлеше нәкъ менә су тирәлеге белән бәйле. Галимнәр әйткәнчә, кама сулышын тоткарлый  һәм су астында 2 минутка кадәр тора ала. Корыда елан хәрәкәтен хәтерләтеп, борылып йөри. Бозга чыккач, аның буенча шуып йөри диярлек.

2) Кама, нигездә, төнге хайван. Көндез ул «өйдә» утыруны өстен күрә, ә менә караңгы вакыт җиткәч, ауга чыга. Бу кечкенә хайван күп ашавы һәм хәтта канечкеч булуы белән аерылып тора.

3) Елга камалары – ялгызак хайваннар, алар төркемнәргә җыелмый, кайчагында, ана хайваннар  бер-берсе белән  уртак яшәү рәвеше алып баралар. Камалар 10 яшькә кадәр яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International