ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Чиста болыннар» тыюлыгы территориясендә полиция хезмәткәрләре белән уртак күзәтчелек чарасы барышында тыелган балык тоту кораллары белән су биологик ресурсларын тотучы гражданинны тоткарладылар. Аның кабартыла торган көймәсе тартып алынды.
Хәзерге вакытта РФ Җинаять кодексының 256 статьясы (Су биологик ресурсларын законсыз аулау (тоту)) буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.