ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Казанның ике районында елга балыклары белән рөхсәт ителмәгән сәүдә итү урыннарына уртак рейд уздырды

2025 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Казан шәһәренең кулланучылар базары комитеты, Балыкчылык федераль агентлыгының Урта Идел территориаль идарәсенең Татарстан Республикасы буенча су биологик ресурсларына дәүләт контроле, күзәтчелеге һәм саклау бүлеге һәм Совет, Вахитов һәм Идел буе районнары администрацияләре белән берлектә урамда сәүдә итү урыннары буенча рейд чарасы уздырдылар.

Рейд барышында елга балыгын сату фактлары теркәлде. Хокук бозучыларга карата административ хокук бозу турында Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар кодексының 3.2 статьясының 2 өлеше «Урам сәүдәсен оештыру тәртибен бозу» буенча беркетмәләр төзелде , кисәтүләр ясалды һәм аңлату әңгәмәләре үткәрелде.

Исегезгә төшерәбез: 25 апрельдән 5 июньгә кадәр республикабыз акваторияләрендә «Уылдык–2025» комплекслы оператив-профилактик операциясе башлана. Һәвәскәр балык тоту өчен бер гражданга ярдан балык тоту коралларында гомуми саны 2 данәдән артмаган ыргаклы, бер калкавычлы яки төпкел кармак кулланырга рөхсәт ителә. Балыкчылык кагыйдәләрен бозган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы яный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International