Утырыш Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә узды. Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков бер ел эчендә башкарылган эшләр турында сөйләде. Муниципаль районнар территориясендә ведомствоара эш төркемнәренең нәтиҗәләре:
бер ел эчендә 2966 рейд үткәрелде, 3160 кеше административ җаваплылыкка тартылды, 134 җинаять эше кузгатылды, шуларның 53е аеруча саклана торган табигать территорияләрендә.
Сулыклардан 8 меңнән артык законсыз тоту коралы чыгарылды, шул рәвешле булдырылмый калынган зыян 160 млн. сумнан күбрәк булды.
Шулай ук үткәрелгән эшләр турында Балык күзәтчелеге, Россельхознадзор, Линия полициясе, Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчеләре хәбәр итте. Шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә төп промысел балыкларының уылдык чәчү нәтиҗәләре дә әйтелде. Галимнәр бәяләвенчә, 2020 елда чәчелгән уылдык, соңгы елларга караганда иң нәтиҗәлеләрнең берсе булды. Мондый факторга язгы чорда суның күп булуы хезмәт итте.