Әгерҗе районы яшәүчесенә җинаять җаваплылыгы яный

2020 елның 16 декабре, чәршәмбе

Чираттагы браконьерны Татарстанның Әгерҗе районында тоткарлаганнар. Рейд чаралары барышында Гали авылына табабара торган юлда Лада Ларгус автомобиле туктатылды. Автомашинаны караганда районара бүлек башлыгы Эдуард Хуҗиәхмәтов һәм эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре 3 соры куянның түшкәсен  һәм оптик прицеллы МР-18мн мылтыгын таптылар. Соңыннан автомобиль эзләре куяннарны тоту урынына - Гали авылыннан 500 м китеп, республиканың Әгерҗе районындагы «Әгерҗе» дәүләт табигый тыюлыгы территориясе булып торган урынга алып килде. 
Полиция хезмәткәрләре тикшерү акты төзеделәр, куяннарны һәм коралны тартып алдылар. Әлеге факт буенча сорау алына.
Исегезгә төшерәбез, Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан законсыз ау очракларын ачыклау буенча рейдлар даими рәвештә үткәрелә. Бу Татарстанның хайваннар дөньясына китерелгән зыянны киметергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International