Кама Тамагында браконьерлар караңгыда качып китмәкче булдылар

2020 елның 22 декабре, сишәмбе

Кама Тамагы районы территориясендә үткәрелгән рейд барышында "Нива" маркалы машина Биоресурслар буенча дәүләт комитеты инспекторларын шикләндерде.
ТР Кама Тамагы районы буенча районара бүлек башлыгы Рамил Сафин, «Тәмте аучылык клубы» егере һәм эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре Зур Яңасала һәм Шәпкә авыллары арасындагы машинаны күреп алдылар. Машина кыр буйлап бара иде. Инспекторларның автомобилен күргәч, шофер фараларын сүндереп качып китмәкче булды. Автомобиль  эзләре буенча, браконьерларны Зур Салтык торак пунктында тоттылар. Тикшерү барышында 5 кабанның тиресе табылды. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International