«Татарстанның тыюлыклар дөньясы» рубрикасында: Колаклы керпе

2020 елның 28 декабре, дүшәмбе

Бүген «Татарстанның тыюлыклар дөньясы» рубрикасында без сезгә Кызыл Китапка кертелгән  колаклы керпе турында сөйләячәкбез. Колаклы керпе  керпеләр гаиләсенә карый, әмма аның башка вәкилләреннән зур колаклары белән аерылып тора, бу хакта аның исеме дә әйтеп тора.

Җәнлеккә мондый зур колаклар очраклы гына бирелмәгән: бу хайваннар яши торган табигый зоналарның коры һәм эссе климаты шартларына яраклашуга бәйле. Татарстанның далалы районнарында изоляцияләнгән төньяк популяция бар. Идел-Кама төбәге территориясендә ике участок – Самара һәм Оренбург өлкәләрендә билгеләнгән. ТР көньяк-көнчыгыш районнарында: Баулы, Бөгелмә һәм Лениногорск районнарында 1дән алып 2 җәнлеккә кадәр очрый. Буа районында 1-3 җәнлек очрый. Баулы районында дала авышлыкларында һәм балкаларында 1дән 3кә кадәр колаклы керпене очратып була.

Колаклы керпеләр зур колаклары белән характерлана, аларның озынлыгы 3-5 см тәшкил итә. Формасы буенча алар әзрәк артка таба карап тора. Колак аппараты бик яхшы үскән. Бите озынча кара борынлы һәм шактый зур мыеклары бар. Хайванның 36 теше бар. Гәүдәсе зур түгел, озынлыкка 12-27 см. Пакыстанда һәм Әфганстанда яшәүче хайваннар бераз эрерәк: 30 сантиметрга кадәр җитә. Койрыгы  озынлыкка 5 сантиметрдан  да артмый. Ата җәнлекнең авырлыгы 200-450 г, ана җәнлекнеке 500 г кадәр җитәргә мөмкин. Тәпиләре башка керпеләрнекенә караганда озынрак. Тәпиләре биш бармаклы, көчле тырнаклары бар. Энәләре арка өстендә генә бар. Аның озынлыгы якынча 3 см. Аларның төсе, хайванның яшәү урынына бәйле рәвештә үзгәрә һәм якты-сары да , кара да була ала.  Ешрак энәләр якты төстә, ләкин көрән һәм ак төстәге тимгелләре бар. Корсагында, яннарында һәм күкрәктә йоны йомшак һәм кыска, якты-соры яки якты-көрәнгә якын. Бу төр вәкилләре исне бик яхшы сизә, бу, яхшы ишетү белән бергә, кыргый табигатьтә яшәргә мөмкинлек бирүче төп фактор булып тора.

Колаклы керпеләр рационының зур өлеше төрле зур булмаган бөҗәкләрдән тора. Аларны төрле коңгызларны, яңгыр суалчаннарын һәм бөҗәк личинкаларын ашаганын күрергә мөмкин. Дала төбәкләрендә кәлтәләр, бакалар, кимерүчеләр һәм кош-корт шикелле азык табалар. Җиләк-җимеш һәм үсемлекләр орлыклары белән туклана алалар.

Кызыклы фактлар

1.      Шунысы игътибарга лаек, колаклы керпеләр авыл хуҗалыгы җирләренең яхшы санитарлары булып тора, чөнки алар паразит бөҗәкләр һәм кимерүчеләр белән туклана. Бигрәк тә алар кеше җирлекләре белән янәшә яшәгән очракта.

2.      Бу төр керпеләр бик күп тыюлыкларда ясалма рәвештә үрчетелә. Аларның саны кимүнең мөһим сәбәбе – аларның табигый яшәү ареалын-коры далаларны юк итү.

3.      Бу җәнлекләр планетабызда берничә миллион ел электән яшиләр дип санала, ә аларның кыяфәте әле дә беренчел булып сакланып калган.

4.      Үзенең тиз йөгерүе аркасында, ерткычлар бу кечкенә керпене куып тота алмый.

5.      Үрчү чорында ата керпеләр җырлауга охшаган тавышлар чыгарырга сәләтле.

6.      Колаклы керпеләр температура үзгәрешләрен яхшы кичерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International