«Татарстанның тыюлыклар дөньясы» рубрикасында: Озын койрыклы ябалак

2021 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген «Татарстанның тыюлыклар дөньясы» рубрикасында без сезгә озын койрыклы ябалак турында сөйләячәкбез.Озын койрыклы ябалак, шулай ук ул Урал ябалагы шикелле дә билгеле (Strix uralensis), – эре һәм горур кош. «Неясыть» сүзенең икенче өлеше «ризык түгел» яки «тынгысыз җан» дип тәрҗемә ителә һәм ике вариантын да  дөрес дип санарга мөмкин , чөнки ерткыч, чыннан да, көнләшерлек аппетиты белән аерылып тора, ә элек ябалакларны ауларга һәм аларны ашарга  катгый тыелган иде.

Ябалаклыларның барлык вәкилләре кебек үк,озын койрыклы ябалак та матур каурыйлы канатларының киң колачы, көчле тәпиләре һәм бөгелгән пөхтә томшыгы белән аерылып тора.

Ябалаклылар чын аучылар, аларның аермалы үзенчәлеге-тавышсызлык һәм корбаннарның зур ераклыктан күчүен билгеләргә мөмкинлек бирә торган үткен ишетү саләте.

Ерткыч кош тәүлекнең караңгы вакытында – эңгер-меңгердә, төнлә, шулай ук болытлы көннәрдә активлык күрсәтә.

Озын койрыклы ябалак – даими яшәү урыны бер булган, күпьеллык парларны барлыкка китерүче кош. Еш кына ябалаклар парының яшәү территориясе бөтен гомерләре дәвамында бер булып кала, шул ук вакытта, куркынычсызлык максатларында, оялары күчерелә.

Ябалакларның яшәү тыгызлыгы азык санына һәм кимерүчеләрнең популяциясенә бәйле. Парлар арасында уртача ераклык 1,5 метрдан (уңай шартларда) 10 километрга кадәр (ризык кимесә) булырга мөмкин. Татарстан Республикасы территориясендә төр күп районнарда, шул исәптән Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Баулы, Югары Ослан, Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш, Балык Бистәсе, Чирмешән, Түбән Кама районнарында күзәтелә. Еш кына шәһәргә очып килә. Яшел Үзән шәһәрендә һәм Казанда кош белән очрашулар билгеләп үтелде. Башка ябалаклылар кебек үк, кошлар ояларын һәм балаларын саклыйлар, күршеләре белән яхшы яшиләр, артык агрессия күрсәтмиләр.

Озын койрыклы ябалак -хайваннар дөньясының гаҗәеп вәкиле, аның турында чын-чынлап кызыклы фактлар билгеле:

• кошның тавышы эт өрүен яки гөҗләүне хәтерләтә. Ябалак чыгара торган тавышларының  күп вариантлы булуы белән аерылып тора.

• Табигый шартларда уртача гомер озынлыгы-10 ел, ирексездә (яхшы тәрбияләнгән очракта) кошның гомере 20 елга кадәр артырга мөмкин.

• Ябалакларның тавышсыз хәрәкәт итүе-талант кына түгел, ә уникаль канатлар төзелеше белән бергә көйләнгән очыш механикасы. Ябалакларның  канатларының эчке ягы кыллы кайма белән, ә тышкы ягы  йомшак каурыйлар белән капланган - болар барысы да очкан вакытта һава киселү тавышларын басарга булыша.

• Әгәр ел кимерүчеләр санына бай булса, ябалак туклану һәм ял итү өчен запас ясый.

Ябалаклылар  һәрвакыт кеше мәхәббәтенә һәм хөрмәтенә лаек иделәр.  Бу игелекле һәм гүзәл кошлар хуҗалык өчен куркыныч тудырмый һәм, киресенчә, төрле авыруларның төп таратучылары булган кимерүчеләрнең санын көйли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International