«Чатыр-Тау» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре Азнакай шәһәренең 19нчы номерлы «Тамчыкай» балалар бакчасында «Тыюлыклар һәм милли парклар көне»нә багышланган дәрес үткәрделәр.
Уен формасында тыюлыкларның әһәмияте, аларның флора һәм фауна төрлелеген саклауда нинди роль уйнаулары, аеруча саклаулы табигать территорияләре, хайваннарның һәм кошларның яшәү тирәлеге белән таныштырдылар, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясының күптөрлелеге турында сөйләделәр.
Чара ахырында тыюлык хезмәткәрләре балалар өчен викторина үткәрде. Мондый чаралар Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан, табигатькә сак караш тәрбияләү һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларның экологик белемнәрен арттыру максаты белән, даими рәвештә үткәрелә.