Лениногорск укучыларына Ватаныбызның биоресурсларын саклау турында сөйләделәр

2021 елның 15 гыйнвары, җомга

А. И.Щеповских  исемендәге «Дала» дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре Лениногорск районының 11 нче гимназиясендә булып кайттылар. Чара барышында укучыларга тыюлык эшчәнлеге турында җентекләп сөйләделәр һәм Ватаныбызның биологик ресурсларын саклауныж кирщклеге турында аңлаттылар. Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты  тарафыннан әзерләнгән видеофильм, плакатлар һәм брошюралар күрсәтелде. Заказниклар, тыюлыклар һәм башка аеруча саклана торган табигый территорияләр оештыруның мөһимлеген, хайваннар дөньясын һәм үсемлекләрне, аеруча кыргый табигатьне саклауда аларның әһәмиятен ассызыклап киттеләр. 
Укучылар игътибар белән тыңладылар һәм бик теләп сорауларга җавап бирделәр. Әйләнә-тирә дөньяны сакларга һәм безгә бу эштә ярдәм итәргә вәгъдә бирделәр. Очрашу тиешле дәрәҗәдә узды һәм барлык катнашучыларга да ошады. Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре укучыларга һәм гимназия коллективына рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International