Шоңкар – бераз дала лачынын хәтерләтә торган, ачык төстәге матур кош. Бу лачыннар гаиләсендә иң эре, көчле, акыллы, чыдам, тиз һәм сак кош.
Төньякта яшәүче шоңкарларның төсе ачык, аркасы коңгырт -соры төстән алып ак төскә кадәр буялган; корсак асты кара рәсемле ак төстә. Авыз янында «мыек»рәвешендәге кара буй бар. Шоңкар бик тиз оча, берничә тапкыр канат кагып, тиз генә алга старт ала.
Бу кош яраткан җиргә яраклаша. Кайбер төрләре күченә, ә кайберләренең күченү зарурлыгы юк, һәм алар урман –тундра һәм урман полосасында яши. Россиядән читтә Төньяк Америка, Исландия, Гренландия, Скандинавиянең тундра һәм урман-тундра, сирәгрәк төньяк-караурман ландшафтларында яши. Соңгы ун елда Татарстан Республикасы территориясендә Арча, Балтач, Лаеш, Яшел Үзән районнарында теркәлгән. Алар ел саен түгел, нигездә, кыш алдыннан яки кышкы чорда очрый.
Кыен керешле урыннарда оялый: кешедән читтәрәк булырга тырышып, елга ярлары буендагы тау битләрендә яки ерткыч кошлардан яки каргалардан калган иске ояларда урын таба. Апрель-май башында ана кош 2-4 йомырка сала, алар өстендә 28-29 көн утыра. Кош балалары үзләренең ояларын 50 көн тирәсе булганда калдырып китә. Ак һәм тундра кыр тавыгын, диңгез колониаль кошларын, казсыманнарны, шөлдиләрне, кимерүчеләрне аулый. Татарстанда барыннан да ешрак урман-кыр ландшафтларында билгеләп үтелде. Оя ареалы чикләрендә кышлый яки урман даласы һәм дала зоналарына кадәр күченә.
Шоңкар-ерткыч, һәм ул, нигездә, җылы канлыларны: кошларны, кимерүчеләрне, вак хайваннарны аулый. Ул –яхшы аучы, һәм, кагыйдә буларак, аннан котылырга чара юк. Шоңкарларның ау ысулы лачыннарныкы кебек үк. Ул канатларын ябып, югарыдан корбанга ашкынып пикет ясый, тырнаклары белән эләктерә һәм тиз арада аның гомерен өзә. Көн саен шоңкар 200 граммга якын ит ашый. Аның яраткан ризыгы-ак һәм тундра кыр тавыклары. Шулай ук ул казларны, акчарлакларны, диңгез акчарлакларын, шөлдиләрне ,үрдәкләрне, гагаркаларны да аулый.
Кызыклы фактлар:
4. Бүген шоңкарлар аларны браконьерлар аулаганнан еш үлә, ә төньякта кошлар еш кына ак төлке кәсебе өчен куелган капканнарга эләгә.