Спас районында яшәүче браконьерга җинаять җаваплылыгы яный

2021 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстанда Дәүләт комитеты тарафыннан биоресурсларны законсыз тотуга юл куймау буенча даими рейдлар үткәрелә. Чираттагы рейд Әлки районы территориясендә оештырылды, Әлки районы буенча Дәүләт комитеты МРО башлыгы Андрей Ерусланов һәм Спас районы буенча МРО башлыгы Алексей Коптелов урман массивын җентекләп карап чыктылар. Рейд барышында, кабанны законсыз рәвештә тоткан, Спас районының Йолдыз бистәсе яшәүчесен күреп алдылар. 
Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләренең оператив реакциясе нәтиҗәсендә, җинаятьне “кайнар эз” буенча ачтылар. Бердәм «112» номеры буенча,  ашыгыч оператив хезмәтләрне чакыртуны тәэмин итү системасы буенча урынга Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре чакырылды. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International