Рөхсәт алу өчен гаризаларны кабул итә башлау вакыты
2021 елның язгы ау чорында каурыйлы киекләрне аулауга рөхсәт алу өчен гаризаларны кабул итү, ау сезоны башланырга 10 көннән дә соңга калмыйча башлана. Гаризаларны кабул итә башлауның төгәл датасы Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты сайтында соңрак урнаштырылачак.
Игътибар: гаризаларны кабул итү, каурыйлы киекнең төренә һәм аларны аулау вакытына карамастан, бер үк вакытта башланачак.
Ау вакыты
2021 елның 3 апреленнән 6 маена кадәр-ана үрдәкләрдән файдаланып ата үрдәкләрне аулау.
17 апрель - 26 апрель 2021 ел – су йөзүче киек кошларга.
24 апрель-3 май 2021 ел – урман киекләренә.
Һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында
Рөхсәт алу өчен, аучылык районына карамастан, Татарстан Республикасы территориясендәге теләсә нинди КФҮ филиалына (КФҮгә керү медицина битлекләрендә генә) мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Рөхсәтнамә бирү түбәндәге документлар нигезендә башкарылачак:
- рөхсәт алу өчен гариза;
- шәхесне раслаучы документ (паспорт оригиналы);
- аучылык билеты (оригинал);
- рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция (650 сум) (игътибар: банк картасы булса, КФҮ филиалында гариза биргән вакытта түләргә мөмкин).
Рөхсәтнамәне гариза бирүченең вәкиле ышаныч кәгазе һәм шәхесне раслаучы документ нигезендә алырга мөмкин.