Хөрмәтле аучылар!

2021 елның 16 марты, сишәмбе

Язгы ау чорында аучылык байлыкларын табуга рөхсәт  алу өчен гаризаларны кабул итү 2021 елның 23 мартыннан башланачак.
Рөхсәт алу өчен, аучылык районына карамастан, Татарстан Республикасы территориясендәге теләсә кайсы КФҮ филиалына, (КФҮгә керү медицина битлекләрендә ) мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Гаризаларны кабул итү, каурыйлы киекләрнең төренә һәм аларны аулау вакытына карамастан, бер үк вакытта башланачак.
Өстәмә рәвештә хәбәр итәбез, 2021 елның язгы ау чорына  киекләргә үткәрү сәләте нормасы дүрт тапкыр арттырылды.
Шуның белән бәйле рәвештә, рөхсәт алганда ажиотаж ясамавыгызны сорыйбыз.
2021 елда аулау сроклары:
3 апрель-  6 май –ана үрдәкләрдән файдаланып ата үрдәкләргә 
17 апрель - 26 апрель– су йөзүче киек кошларга.
24 апрель-3 май– урман киек кошларына.
Һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларына рөхсәт бирү тәртибе:
Рөхсәт бирү түбәндәге документлар нигезендә башкарылачак:
- рөхсәт алу өчен гариза;
- шәхесне раслаучы документ (паспортның оригиналы);
- аучылык билеты (оригинал);
- рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция (650 сум). 
Игътибар: банк картасы булган очракта акчаны КФҮ филиалында гариза биргән вакытта  түләргә мөмкин.
Аучылык байлыкларын табуга рөхсәт алу өчен гариза бланкларын, шулай ук дәүләт пошлинасын түләү өчен реквизитларны КФҮ филиалларында алырга мөмкин. Бланклар шулай ук Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты сайтында «Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмат» бүлегендә, «Һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында аучылык байлыкларын табуга рөхсәт алу» папкасында урнаштырылган.

Яз 2021нең үткәрү сәләте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International