Елга балыгын законсыз сату белән көрәшү өчен, бүген Казан шәһәренең урам сәүдәсе урыннары буйлап, Биоресурслар буенча дәүләт комитеты, Россельхознадзор идарәсе, Роспотребнадзор һәм ветеринария хезмәтләре хезмәткәрләре составында рейд үткәрелде.
Рейд барышында «Нереида» ҖЧҖ территориясендә балык сату очраклары теркәлде. Балык ветеринария документларыннан башка сатылды, бу товар кулланучы өчен куркыныч булырга мөмкин. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 120 килограммнан артык елга балыгы тартып алынды, ул алга таба утильләштерелергә тиеш. Урынга полиция хезмәткәрләре чакырылды.
«Рейдлар көн саен бөтен республика территориясендә үткәрелә, санкцияләнмәгән сәүдә урыннарына, браконьер ысулы белән балык тотуга һәм сулыклардан ташландык тоту коралларын тартып алуга аерым игътибар бирелә», - дип хәбәр итте су биологик ресурслары бүлеге башлыгы Ирина Мөстәкыймова.
2020 елда 6767 рейд чарасы үткәрелде. 135 җинаять эше кузгатылды. 1832 административ материал төзелде, сулыклардан 9073 ятмә чыгарылды һәм 14 законсыз балык сату урыны ачыкланды, шул исәптән республиканың автомобиль магистральләрендә.