Балыкларны законсыз саткан өчен җинаять җаваплылыгы яный

2021 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты, ТР буенча Россельхознадзор хезмәткәрләре Казанда рейд уздырганда санкцияләнмәгән балык сату ноктасын ачыкладылар.
«Бүген күзәтчелек ведомстволарының вәкаләтле вәкилләре тарафыннан яңа тоткан балыкларның законсыз әйләнешен ачыклау буенча чаралар үткәрелә. Мирный бистәсендә без машинадан тере балык сатуны күрдек. Сатучылар балыкка документларны  күрсәтергә әзер түгел иделәр. Без аны браконьерлык ысулы белән тотылган дип фаразлый алабыз», — дип хәбәр итте вакыйга урынында Дәүләт комитетының су биологик ресурслар бүлеге башлыгы Ирина Мөстәкыймова.
Сатуга кергән һәр товар маркаланырга тиеш. Балык маркировкасында аның кайчан һәм кайда сатып алынуы, саклау вакыты һ. б. турында мәгълүмат булырга тиеш.
Нәтиҗәдә, вәкаләтле органнар тарафыннан административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелде, продукциянең бер өлеше товарның сыйфатын белүгә лаборатор тикшеренүләр уздыру өчен алынды.
Сатучыларның әйтүләре буенча, балык  ул сәнәгать тармагына карамаган билгесез затлар тарафыннан табылган. Әлеге бозуларның гамәле  РФ Җинаять кодексының «Су биологик ресурсларын законсыз тоту» дигән 256 ст. туры килә.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Мотахаров легаль булмаган сәүдә, еш кына сәүдә нокталары янындагы территорияләрдә алып барыла, дип билгеләп үтте. Бүген балыкны, товарга һәм эшмәкәрлек эшчәнлеге алып баруга документлары булмаган затлар сатты, шуңа күрә урынга полиция хезмәткәрләре чакырылды, барлык продукция тартып алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International