Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты үсеп килүче буынның экологик культурасын һәм грамоталылыгын күтәрү буенча актив эш алып бара. Әлеге эш кысаларында ведомство белгечләре тарафыннан балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары арасында чаралар оештырыла.
Бу юлы Спас районының «Башак» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр «Исәнме җәй!» очрашуында катнаштылар.
Чара барышында балалар ел фасылларының алмашынуы, табигатьтәге үзгәрешләр, табигать күренешләре турында белемнәрен ныгыттылар, шулай ук аларны кызыксындырган сорауларын бирделәр.
«Җәй-кыш буена киеп туйган бүрекләрне һәм пәлтәләрне салып ташлый, яшеллеккә һәм чәчәкләргә сөенә, елгада коенып, комнан ныгытма төзи, төрле җиләк-җимеш ашый, диңгездә ял итә торган искиткеч вакыт. Менә бүген дә мин балаларга елның шундый могҗизалы вакыты турында искә төшерергә булдым», - дип билгеләп үтте «Спас» тыюлыгы белгече Любовь Мурзак.
Күңел ачу программасы кысаларында балалар «Нинди җиләк икәнен бел», «Бу нинди табигать күренеше» һәм «Нинди җимеш икәнен бел» конкурсларында катнаштылар.
Чара «Парклар маршы -2021» район халыкара акциясендә җиңүчеләргә бүләкләр һәм грамоталар тапшыру белән тәмамланды.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты яшь буынга һөнәри юнәлеш бирүгә юнәлтелгән чаралар үткәрүгә зур игътибар бирә. Киләчәк һөнәрләрен сайлау юлында торган балаларга аңлы һәм уйланылган сайлау ясарга, тормышта үз урыныңны һәм яраткан эшеңне табарга ярдәм итү мөһим.