Тыюлыклы Татарстан буйлап экосәяхәт: Идел киңлекләре

2021 елның 22 июле, пәнҗешәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тыюлыклар буенча экосәяхәт  рубрикасын дәвам итә. Анда без республиканың аеруча саклана торган табигый территорияләре турында язабыз. Һәм бүген - региональ әһәмияттәге «Идел киңлекләре»дәүләт табигый заказнигы турында сөйлибез.

Соңгы вакытта әлеге территория югары антропоген йогынтыга дучар булды. Идел елгасының пычрану проблемасы ТР Хөкүмәте һәм җәмәгатьчелек игътибарының үзәгенә әйләнде. Кыйммәтле  хайваннар һәм үсемлекләр яшәү урыны булып торган Идел елгасының табигый ландшафтын, аның утраулы системасын саклап калуның көчле ысулы -аеруча саклана торган табигать территориясен булдыру.

Шулай итеп, 2019 елның декабрендә Югары Ослан, Яшел Үзән, Лаеш, Кама Тамагы районнары һәм Казан шәһәре муниципаль берәмлеге территорияләрендә заказник оештырылды. Аның гомуми мәйданы 29 076 гектар тәшкил итә.

Ул Идел елгасының уникаль ландшафтлы комплексларын саклау, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең Кызыл китапларына кертелгән үсемлекләрнең һәм хайваннарның су яны һәм су асты төрләрен саклау өчен булдырылган.

Монда татар канариясе, кылыч-үлән, каты камыш , үпкә гентианасы, калкан яфраклы су чәчәге, ап-ак төнбоек, йөзгәләк сальвиния кебек үсемлекләрне очратырга мөмкин. 

Хайваннар дөньясын яратучылар монда ысылдык аккош, зур каракош, елга каракошы, саз көтүчесе, су тавыгы, саескан-шөлди, зур шөлди, карабаш шаркылдык, кече акчарлак, һөдһөд, гади яр чыпчыгы, сазлык ябалагы, чал тукран, ак куян, кызыл корсаклы су “үгезе”, бакыр кәлтә, кара елан кебек хайваннарны күзәтә алачак. 

Җир өсте умырткалы хайваннар арасында зур каракошны, елга каракошын, саескан-шөлдине карабаш шаркылдыкны һәм кече акчарлакны очратырга була.

Тыюлык территориясенең ландшафт төрлелегенә килгәндә-утрау системалары һәм аның янәшәсендәге Куйбышев сусаклагычы акваториясендәге кечкенә сулыклар.

ТР биоресурслар буенча дәүләт комитеты тыюлык территориясендә файдалы казылмалар чыгару һәм капиталь объектлар төзү, яңа торак пунктларны, бакча һәм дача берләшмәләрен булдыру һәм киңәйтү тыела дип искәртә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International