ТР Дәүләт комитеты җирәбә салуда катнашу өчен гаризалар тикшерүне төгәлләде

2021 елның 30 июле, җомга

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты 2021-2022 елларда һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында, аучылык байлыкларын табуга рөхсәт алу өчен, җирәбәдә катнашуга гаризаларны тикшерүен тәмамлау турында хәбәр итә.

15 июньнән 30 июньгә кадәр барлыгы 6 208 гариза бирелгән, шуларның 5 166 сы кабул ителгән.

Барлык гаризаларның исемлеге ике вариантта урнаштырылган: гаризаларның номерлары буенча һәм алфавит тәртибендә.

Кабул ителгән һәм кабул ителмәгән гаризалар (алфавит тәртибендә) аерым исемлекләр белән бирелә.

Гаризаларны тикшерү нәтиҗәләре буенча ризасызлыклар 4 августка кадәр (843) 211-70-78 телефоны буенча яки ohota.2021@yandex.ru электрон почтасы аша кабул ителә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International