Тыюлыклы Татарстан буенча экосәяхәт: «Зөя»дәүләт табигать тыюлыгы

2021 елның 5 августы, пәнҗешәмбе

Әгәр балаларыгыз кинәт күңелсезләнеп китсә, ә бу җәй көне  мөмкин хәл, Югары Ослан районының уникаль урын табигатенә, Төбәк әһәмиятендәге «Зөя»тыюлыгының аеруча саклана торган табигый территориясен карарга килегез.

Ул 12 456,32 гектар мәйданда Идел алды киң яфраклы урманнар полосасында урнашкан. Материк, утрау һәм су экосистемалары, култыклар һәм ермаклардан тора. Сай сулыкларның зур мәйданнары һава-су үсемлекләре белән мәшгуль. Су һәм су яны экосистемаларын тикшерү 1916 елдан бирле үткәрелә.

Флора 500дән артык күп тамырлы үсемлек төре белән тәкъдим ителгән. Тыюлык территориясендә сирәк очрый торган һәм юкка чыга торган үсемлек төрләре үсә: ботаклы наратбаш, йөзә торган сальвиния, ап-ак төнбоек, дару песи борчагы. Хайваннар арасында монда ташбаш, бурыш, соры гөберле бака, сырлач сыртлы тритон, бакыр кәлтә, гади кара елан, зур күлбуга, ысылдык аккош, балыкчы карчыга, кыр һәм болын саз карчыгасы, бөркет, елга каракошы, сапсан, соры торна,зур шөлди,  зур улит, зур кроншнеп, нәни акчарлак, колаклы һәм сазлык ябалаклары, йорт ябалагы, һөдһөд, күк карга, гади яр чыпчыгы һәм зәңгәр чыпчыкны очратырга була.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тыюлык территориясендә файдалы казылмалар чыгару һәм торак пунктлардан читтә капиталь объектлар төзү, шулай ук гамәлдәге торак пунктларны, бакча һәм дача берләшмәләрен киңәйтү тыела, дип искәртә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International