Татарстанда көньяк урыс тарантулының яңа яшәү урыны ачыкланган

2021 елның 10 августы, сишәмбе

Баулы районында уникаль табылдык күзгә ташланды. Ул - көньяк урыс тарантулы, халык әйткәнчә мизгир булып чыкты. Бүре-үрмәкүч гаиләсенең әлеге төре Татарстанның Кызыл китабына кертелгән.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты искә төшерә: көньяк рус тарантулы бик сирәк очрый торган төр. Гадәттә, ярымчүллекләрдә, дала һәм урман-дала зоналарында очрый.

Республика территориясендә Чистай, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән, Югары Ослан һәм Буа районнарында яшәргә мөмкин. 1995-2004 елларда Алабуга районының Танай тамагы болыннарында һәм Тукай районының Кама елгасы тамагында табыла. Өч тапкыр Тәтеш районында табылган. Әгерҗе, Актаныш, Балтач, Яшел Үзән, Алабуга, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат һәм Балык Бистәсе районнарында бер генә тапкыр күренгән.

Соңгы елларда Казан дәүләт университеты зоостанциясе янындагы Зөя елгасы тамагында, шулай ук Иделнең сул як ярында, Лаеш, Кайбыч һәм Чүпрәле районнары утрауларында табылган.

Тарантул агулы. Аның тешләве каты авырттыра һәм шеш чыгара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International