Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 2021 җирәбә салуны үткәрү турында хәбәр итә

2021 елның 17 августы, сишәмбе

18 августта 14:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетында, 2021-2022 елгы ау чорында кыргый тояклы хайваннарны тоту хокукына рөхсәтләрне бүлү булачак.

Кабул ителгән гаризалар төрләр һәм районнар буенча бүленгән. Һәр гаризага теркәлү номеры(гариза биргәндә теркәлгән номер), шулай ук тәртип номеры(лототронга салына торган гариза номеры) бирелде. Әлеге исемлекләр белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

Җирәбә салу җәмәгатьчелек вәкилләре кергән махсус комиссия тарафыннан үткәреләчәк. Чара онлайн форматта һәм инстаграмның турыдан-туры эфирда реаль вакыт режимында трансляцияләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International