Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 25 августтан һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында каурыйлы киекләрне табуга рөхсәт алу өчен, гаризалар кабул ителә башлавы турында хәбәр итә.
Рөхсәт алу өчен, аучылык районына карамастан, республика территориясендә күп функцияле үзәкнең теләсә кайсы филиалына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Рөхсәт түбәндәге документлар нигезендә биреләчәк:
-рөхсәт алу өчен гариза;
-шәхесне раслаучы документ(паспорт оригиналы);
-аучылык билеты(оригинал);
-рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция(650 сум);
-хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен түләү квитанциясе(суер һәм көртлеккә рөхсәт алган очракта).
Банк картасы булган очракта, акчаны КФҮ филиалында гариза биргән вакытта түләргә мөмкин. КФҮ филиалларында акчаны булган рөхсәтләр нигезендә түләргә киңәш ителә.
Рөхсәтне гариза бирүче вәкиле гади язма рәвештәге ышаныч кәгазе һәм шәхесне раслаучы документ нигезендә алырга мөмкин.
Ау вакыты:
2021 елның 4 нче сентябреннән алып 5 нче декабренә кадәр -су йөзүче(казлар, үрдәкләр, су тавыклары),сазлык-болын, дала һәм кыр киекләренә(соры кыр тавыгы, бүдәнә, күгәрчен һәм урман күгәрчене).
2021 елның 4 нче сентябреннән алып 5 нче гыйнварына кадәр-кыр киек кошларына(суер, көртлек, боҗыр, тәлләтәвеч).