Су биоресурсларын законсыз тоткан өчен Татарстан яшәүчесенә җинаять җаваплылыгы яный

2021 елның 19 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты «Идел киңлекләре» дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә биологик ресурсларны законсыз тотуга юл куймау буенча рейд үткәрде.

Рейд барышында «Казансу-1» көймәсеннән файдаланып ике ятьмә белән балык тоткан гражданин тоткарланды. Браконьер 16 данә «чабак» балыгын тоткан. Урынга Россия Эчке эшләр министрлыгының транспорттагы линия идарәсе хезмәткәрләре чакырылган иде.

Хәзерге вакытта РФ Җинаять кодексының 256 маддәсе(су биологик ресурсларын законсыз тоту) буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International