Бу хакта тыюлык хезмәткәре Роман Гринин сөйләде.
«Без аларны беренче тапкыр 5 ел элек Кызыл яр авылы янында Шешмә елгасында күрдек. Ә шушы көннәрдә тыюлыктан ерак түгел Дала күлендә алты челән күреп алдык», - дип билгеләп үтте ул.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты искә төшерә: ак челәннәр-еш ареал чигендә яшәп, аз санлы һәм киң таралмаган булуга күрә зәгыйф һәм бик сирәк төр(ТР Кызыл китабына кертелгән). 80 нче еллар башыннан бирле даими рәвештә билгеләп үтелә, кайчагында 30 башка кадәр җыелган очрагы була. Ел саен 10 башка кадәрге төркемне сусаклагычларда очратырга мөмкин иде.
Барыннан да ешрак дала һәм урман-дала зоналарында яши. Соңгы елларда Әгерҗе, Актаныш, Әлмәт, Буа, Бөгелмә, Яшел Үзән, Лаеш, Минзәлә, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе һәм Спас районнарында күренгәли.