Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты кыйммәтле мехлы хайваннарга киләчәк ау чоры турында хәбәр итә

2021 елның 27 августы, җомга

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә:2 сентябрьдән һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында кыйммәтле мехлы хайваннарны тотуга рөхсәт алу өчен гаризалар кабул ителә башлый.

Рөхсәт алу өчен, аучылык районына карамастан, республика территориясендәге күп функцияле үзәкнең теләсә кайсы филиалына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Рөхсәтне бирү түбәндәге документлар нигезендә башкарылачак:

-рөхсәт алу өчен гариза;

-шәхесне раслаучы документ (паспорт оригиналы);

-аучылык билеты (оригинал);

-рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция (650 сум);

-хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен түләү турында квитанция (кондыз яки сусар өчен рөхсәт алган очракта).

Гариза бирүче вәкиле тарафыннан рөхсәтне алу түбәндәге документлар нигезендә башкарыла:

-гади язма формада ышанычнамә(оригинал);

-рөхсәт алу өчен гариза;

-ышанылган затның шәхесен таныклаучы документ(паспорт оригиналы);

-ышанучының шәхесен раслаучы документ(паспорт күчермәсе);

-ышанучының аучылык билеты(оригинал);

-рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция(650 сум);

-хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен түләү турында квитанция(кондыз яки сусар өчен рөхсәт алган очракта).

Кондыз һәм сусар өчен җыю ставкасы-60 сум(1 башка).

Банк картасы булган очракта акчаны КФҮ филиалында гариза биргәндә түләргә мөмкин. КФҮ филиалларында булган рөхсәтләр нигезендә генә түләргә киңәш ителә.

 

Ау вакыты:

2021 елның 15 сентябреннән 2022 елның 28 февраленә кадәр-төлкегә;

2021 елның 15 октябреннән 2022 елның 10 гыйнварына кадәр-соры куянга;

2021 елның 1 октябреннән 2022 елның 28 февраленә кадәр-кондызга;

2021 елның 15 октябреннән 2022 елның 28 февраленә кадәр-сусарга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International