ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тыюлыклар буенча экосәяхәт рубрикасын дәвам итә. Анда без республиканың аеруча саклана торган табигый территорияләре турында язабыз. Һәм бүген - региональ әһәмияттәге «Озын Алан»дәүләт табигать тыюлыгы.
Тыюлык территориясе Идел һәм Зөя елгалары арасындагы субүләрдә урнашкан.
Бу җирлектә реликт үсемлек комплекслары бар:имәнлек, өрәңгелек, астында чикләвек куаклыгы, миләш, балан, слива, гөлҗимеш утыртмалары булган карамалык, ә шулай ук гади корычагач урманнары. Тау бите буенча, урман арасында алмагач, чия һәм крыжовниктан торган борынгы ташландык бакчалар бар.
Бу территориядә үсүче үлән үсемлекләреннән ТР Кызыл китабына түбәндәге төрләр кертелгән: тимгелле кәккүк читеге, имәнлек әрекмәне, Бунге йолдызагы, кыр стальнигы.
Тыюлыкта умырткалылардан 2 төр җир-су хайваны, 3 төр сөйрәлүче , 87 төр кош һәм 22 төр имезүче билгеләп үтелде.
Алар арасыннан ТР Кызыл китабины киләсе төрләр кертелде:болан коңгыз, мөгезборын, зәңгәр майка, кыр чапкыны, матур алтынкүз, махаон, адмирал, галатея, ак букчаканат, ленточник тополевый, йонеллюс төклетурасы, люцерна яфраккискеч бал корты, гади кара елан, бакыр елан, кәлтә, дүдәк, кыр карчыгасы, елга каракошы, зур каракош, балыкчы карчыга, яшел тукран, чал тукран, гади яр чыпчыгы, урман тургае, зур кушаяк. Тыюлык территориясенә көрән аюның керүе дә билгеләп үтелде.