Казан зооботаника бакчасы яшь натуралистлар түгәрәгенә чакыра

2021 елның 8 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә:Казан зооботаника бакчасында «Барсята» исемле яшь натуралист түгәрәгенә җыелу ачылды. Аңа 7 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларны язып була.

Дәресләрне тәҗрибәле педагог-биолог үткәрәчәк. Уку елы барышында яшь  натуралистлар хайваннар дөньясының күптөрлелеге турында беләчәкләр, зооботаника бакчасы коллекциясен өйрәнәчәкләр, Казанның табигый тарих музеена һәм республиканың тыюлык зоналарына барып кайтачаклар, шулай ук бәйрәм һәм экологик чараларда катнашачаклар.

Түгәрәкнең эше турында тулырак мәгълүматны, шулай ук дәресләргә бару өчен гаризаны электрон почта аша калдырырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International