Татарстанда 7580 ак куян бар

2021 елның 13 сентябре, дүшәмбе

Маршрутны исәпкә алу нәтиҗәләре буенча, Татарстанда ак куянның саны тотрыклы дәрәҗәдә саклана.

Ак куян - типик урман һәм куаклылык  яшәүчесе. Җәй көне йоны коңгырт – көрән төстә,  кышка ап-ак төскә керә, колак очлары ел буе кара төстә кала. Үлән, куак һәм агач үсемлекләре белән туклана. ТР Кызыл китабына кертелгән, бу төрне аулау тыела. Бүгенге көндә аның баш саны 7580 терлеккә кадәр җитә.

Хайваннар дөньясы вәкилләрен саклау һәм үрчетү өчен, ел саен кыргый хайваннарны тукландыру эше алып барыла. Куяннар өчен тоз салынган өстәмә ашату мәйданчыклары җиһазландырылган. Аучылык инспекторлары рейд чаралары кысаларында, шулай ук гражданнар тарафыннан табигать саклау законнарын үтәүне контрольдә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International