Региональ әһәмияттәге «Ашыт» дәүләт табигать тыюлыгына 24 яшь тулды

2021 елның 15 сентябре, чәршәмбе

Аеруча саклана торган табигый территория 1997 елда Ашыт елгасы үзәнен тәшкил итүче табигый компонентларны саклау максатыннан оештырылган.

Тыюлык территориясе ылыслы -киң яфраклы урманның Казан эрозия-тигезле районының физик-географик районына керә. Тарихи үткәнендә Ашыт елгасы үзәне буенча, Уртәмә елгасы кушылган урында ел саен язгы су ташу нәтиҗәсендә, ачык су саклана иде. Хәзерге вакытта бу урын язгы миграция чорында су кошлары өчен табигый утыру урыны булып хезмәт итә.

Тугай үсемлекләре төрле күрәнчә-кыяклы үләннәрдән тора, түбәнлекләр һава-су үсемлекләре белән мәшгуль. Елганың иске юлында калган күлләр күп. Алар су һәм су яны үсемлекләренә бай, аерым алганда, анда ТР Кызыл китабына кертелгән ап-ак төнбоек үсә. Бу тугай өстендәге терраса болын һәм болын-куаклык берләшмәләре белән мәшгуль. Елганың уң як ярында имән-юкә-усак урманы үсә.

«Ашыт» тыюлыгы - 100дән артык төр кошның яшәү урыны, шуларның 12се ТР Кызыл китабына кертелгән. Тугай территориясе язгы миграцияләр вакытында электән үк казсыманнар өчен ял итү урыны булып тора. Су басу чорында сай урыннарда 2000 каз(ак маңгайлы, гуменник, соры каз) туктала. Моннан тыш биредә кыр үрдәге, чүрәкәй, чатырдык чүрәкәй, соры торна җыела. Кызыл китапка кертелгән кошлардан тыюлык тугаенда ысылдык аккош, зур күлбуга, болын саз карчыгасы, зур щөлди, шөлди-саескан, үлән шөлдие, зур саз шөлдие, зур улит һәм саз ябалагы очрый.

Тугайда 14 төр күбәләк билгеләп кителде, аларның берсе -адмирал -ТР Кызыл китабына кертелгән. Нигездә Икар күк күбәләге, чәчәк күзе күбәләге, күп санлылар арасында авсония, ак күбәләк, шалкан күбәләге, кыр перламутровкасы бар.

Тыюлыкның табигате аеруча сак караш таләп итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International