Комплекслы профильле региональ әһәмияттәге дәүләт табигый тыюлыгы Әгерҗе районының көньяк-көнбатыш өлешендә 1997 елда оештырылган. Ул Иж елгасы тамагы участогының табигый һәм ясалма экосистемаларын, биологик төрлелекне, аның территориясендә яшәүче һәм үсә торган сирәк үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы объектларын саклау максатыннан оештырылган.
Бүген тыюлык территориясендә 99 төр кош теркәлгән, аларның 12се ТР Кызыл китабына кертелгән - кыйгыр, ысылдык аккош, зур улит, соры торна, елга каракошы һәм башкалар. Калган төрләр арасында ясмык чыпчыгы, камыш солы чыпчыгы, камышевка-барсучок, кара карга, саз камыш чыпчыгы, сары сиртмәкойрык, гади сыерчык, саескан, бакча чебенчесе, кыр үрдәге, бибек, песнәк, карабүрек, соры чебенче, соры карга, урман чыпчыгы,җирән кыр тычканы һәм урман тычканы киң таралган.
Тыюлыкның үзенчәлеге булып Көнчыгыш (Урал алды) тибындагы үзән урманнары тора. Агач токымнары чыршыдан, юкәдән, шулай ук ак чыршы, имән, карама, карагач, усактан гыйбарәт. Зур агачлар астында шомырт һәм кабар үсә.
Территориядә ике көрән аюның кышлау урыннары урнаштырылган һәм балыкчы карчыганың оялау һәм гади кара еланның яшәү урыны билгеләп үтелде.
Тыюлык язгы миграция чорында казсыманнарның тарихи ял итү урыны һәм аның компонентларын саклау өчен аерым әһәмияткә ия булган кыйммәтле табигый комплекс булып тора.