Балаларга табигать турында: Буа шәһәренең укучыларына Бөтендөнья кыргый табигать фонды турында сөйләделәр

2021 елның 17 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан табигать дөньясына сак караш үстерү буенча актив эш алып барыла. Әлеге эш кысаларында ведомство белгечләре тарафыннан балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары арасында җөрле чаралар оештырыла.

Шуларның берсе Буа районының Мещеряков гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен узды. «Зөя буйлары» тыюлыгы белгечләре викторина формасында Бөтендөнья кыргый табигать фонды эшчәнлеге турында сөйләделәр.

Укучылар әйткәнчә, очрашу барышында алар әлеге оешманың, сирәк төрләргә мониторинг уздыру , шулай ук климат, урман һәм диңгез программалары кебек, эш юнәлешләре турында  белделәр.

Чара ахырында укучылар Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетыннан бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International