ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2018 ел
шимбә

Хөрмәтле аучылар, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты Сезне узган Аучылар көне белән котлый. Бу бәйрәм Россиядә гадәттәгечә сентябрьнең икенче шимбәсендә билгеләнә.

Сезгә сәламәтлек, уңышлы һәм имин ау телибез. Үзегезне саклагыз һәм үз мавыгуыгызга җаваплы карагыз.


7
сентябрь, 2018 ел
җомга

          Хөрмәтле аучылар, исегезгә төшерәбез: 2018 елның 12 февралендә Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының «Аучылык байлыкларына китерелгән зыянны исәпләү методикасына үзгәрешләр кертү турында»гы боерыгы үз көченә керде.

        Аучылык байлыкларына китерелгән зыян күләмен исәпләп чыгару өчен, таксаларны сизелерлек арттыру турында сүз бара:

п/п

Аучылык байлыкларының төрләре

Такса ( 1 баш өчен сум)

1.

Поши, Себер тау кәҗәсе, овцебык

80 000

2.

Кабан, Кыргый Төньяк боланы

30 000

3.

Гүзәл болан

70 000

4.

Тимгелле болан, нәфис болан, турлар, сайгак, кабарга

60 000

5.

Кыр кәҗәсе, тау тәкәсе, тау кәҗәсе

40 000

6.

Кар сарыгы

100 000

7.

  йорт хайваны һәм зубр  белән бизон гибриды

180 000

8.

Аюлар

60 000

9.

Бурсык

12 000

10.

Байбаклар, кондызлар, сусарлар, харзалар

6 000

11.

Кеш, су күсесе, росомаха

15 000

12.

Селәүсен

40 000

13.

Бүре, төлке, шакал, енот-полоскун, янутсыман эт

200

14.

Ак төлке, чүл төлкесе, кыргый песиләр, чәшкеләр, куяннар, кыргый куян

1 000

15.

ас, солонгой, ласка, су күсесе, кәзәннәр, колонок, тиеннәр, борондоклар, очкалак

500

16.

Сукыр тычкан, су тычканы, әрлән, йомран

100

17.

Урман тавыклары

6 000

18.

Көртлекләр, кыргавыллар уларлар, саджалар

2 000

19.

Казлар, казаркалар

1 000

20.

Үрдәкләр, боҗыр, көртлекләр, кеклик, күгәрченнәр, лысуха, тәлләтәвеч

600

21.

Бүдәнләра, саз көтүчесе, погоныш, коростель, су тавыгы, чибис, тулес, хрустан, камнешарка, торыхтан, травник, улитлар, мородунка, веретенниклар, кроншнеплар, бекаслар, дупеля, гаршнеп, урман күгәрчене

200

Шул ук вакытта, ау ресурсларына хокуксыз китерелгән зыянны исәпләү өчен, бу такслар 3 тән 5 кә кадәр коэффициентка тапкырлана.

Шулай ук, 08.07.2018 елны  2018 елның 27 июненнән 157-ФЗ номерлы “Россия  Федерациясенең Җинаятьләр кодексына һәм Россия  Федерациясенең Җинаять-процессуаль кодексына үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль канун үз көченә керә. Төзәтмәләр бер рәт экологик җинаятьләр өчен  җинаять җаваплылыгын камилләштерүгә һәм кырыслатуга кагыла, аерым алганда:

РФ ҖК 258 маддә Хокуксыз ау:

  • Әлеге маддәнең 1 өлеше буенча санкция үзгәртүгә дучар ителде. Штрафның югары чиге 200 мең сумнан 500 мең сумга кадәр күтәрелде, шулай ук хөкем ителгән затның, 18 айдан алып 2 елга кадәрге чордагы, эш хакы яки  башка керем күләмендәге штрафның югары чиге күтәрелде. Төзәтү эшләре рәвешендә җәза үзгәрешсез калды – ике елга кадәр. Санкцияләрдән  мәҗбүри эшләр һәм кулга алу шикелле  төр җәзалар төшереп калдырылды, ләкин ике елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендә катырак җәза барлыкка килде.
  • Шулай ук икенче өлешенә санкция үзгәртелде (гамәлләр кылынган зат үз вазифасыннан файдаланып яки бер төркем затларның алдан килешүе буенча, оешкан төркем тарафыннан яки аеруча зур зыян салган шул ук гамәлләр). 100 мең сумнан 300 мең сумга кадәрге  штраф  500 мең сумнан  бер миллионга кадәр күтәрелде, шулай ук хөкем ителгән затның,  эш хакы яки  башка керем күләмендәге штрафның югары чиге 1 -2 елдан 3-5 елга кадәр күтәрелде.Иректән мәхрүм итү срогы 2 елга кадәр иде, 3 елдан  5елга кадәр менде. Санкциядән мәҗбүри эшләр алып ташланды.
  •  Маддә искәрмәләр белән тулыландырды. Хәзер зур зыян дип, 40 меңнән  артык зыян таныла. Аеруча зур зыян төшенчәсе кертелде. Аның өчен җаваплылык РФ ҖК 258 маддә 2 бүлек белән каралган,  һәм андый зыян  булып 120 мең сумнан артык  зыян таныла.

РФ ҖК 258.1 маддә: Россия Федерациясенең Кызыл китабына кертелгән  һәм (яки) Россия Федерациясенең халыкара килешүләре белән саклана торган төрләргә караган,аерым кыйммәтле кыргый хайваннарны һәм су биологик ресурсларны хокуксыз тоту һәм куллану.

  • Россия Федерациясенең Кызыл китабына кертелгән  һәм (яки) Россия Федерациясенең халыкара килешүләре белән саклана торган төрләргә караган,аерым кыйммәтле кыргый хайваннарны һәм су биологик ресурсларын, аларның өлешләрен яки дериватларын (ясалмаларын)  хокуксыз алу  яки  массакүләм мәгълүмат чаралары аша сату өчен  маддәнең өстәмә өлешләре кертелде.

6
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: бүгенге көндә, һәвәскәрләр һәм спорт аучылыгы максаты белән, Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша бирелгән гаризаләр буенча, аучылык байлыкларын табуга 3456 рөхсәтнамә бирелде.

Исегезгә төшерәбез, 2018 елның 1 сентябрендә кыйммәтле мехлы хайваннарны аулауга рөхсәт алу өчен гаризалар кабул итү башланды.  Гаризалар Татарстан Республикасының дәүләт хезмәтләре Порталы аша, “Ау” бүлегендә (https://uslugi.tatarstan.ru) , ә шулай ук рөхсәтнамәләр бирү пунктларында да кабул ителә.


5
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

«Балтач» дәүләт табигый тыюлыгының белгечләре Татарстан Республикасы Балтач төбәгенең «Романтик» балалар савыктыргыч лагерендә ачык һавада экологик чара уздырганнар. Белгечләр балаларга туган як табигате турында сөйләгәннәр һәм кызык уеннар оештырганнар. Чарада 40 укучы катнашкан.

Шулай ук тыюлык белгечләре Татарстан Республикасы Балтач төбәгенең Янгул балалар бакчасының тәрбияләнүчеләре янына килгәннәр. Алар уен формасында нәниләргә тыюлык турында, урманның кешеләр өчен файдасы, Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән сирәк очрый торган хайваннар турында сөйләгәннәр. Чарада 26 тәрбияләнүче һәм аларның тәрбияләүчеләре катнашкан.

Дәресләр ахырында тыюлык белгечләре укытучыларга «Балтач» дәүләт табигый тыюлыгының буклетларын бүләк иткәннәр.


4
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

        1 сентябрь көнне Татарстан Республикасында көзге ау чоры  башланды һәм чорның беренче 3 көне эчендә,  ау кагыйдәләрен бозу өчен, административ җаваплылыкка инде 15 кеше тартылды.

        Шулай ук исегезгә төшерәбез, көзге ау чоры башыннан беренче һәм икенче сишәмбе, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе  тынгылык көннәре дип билгеләнде. Ул вакытта фәнни-белем бирү максатында һәм  хайваннарның баш санын тәртипкә салу максатындагы аудан кала, теләсә нинди ау тыела.  (Документның тексты)


3
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

           «Озын Алан» тыюлыгы хезмәткәрләре белән «Карлыгач» лагере  һәм Е. Г.  Ласточкина исемендәге ОВЗ белән авыру балалар өчен  Казан мәктәп-интернат балалары һәм тәрбиячеләре өчен тыюлыкка экскурсия оештырылды.

           Тыюлык белгече Е. Н.Похлебкин балаларга аерым саклана торган табигый территориянең  флорасы һәм фаунасы  турында сөйләде, ә шулай ук экскурсия үткәрде һәм саклаулы территориянең матурлыгын, сирәк очрый торган,  ТР Кызыл китабына  кертелгән, бөҗәкләрне һәм үсемлекләрне күрсәтте. Истәлеккә балаларга  “ Озын Алан” тыюлыгы турында буклетлар бүләк ителде һәм тантаналы рәвештә Татарстан Республикасының Кызыл китабы тапшырылды.


31
август, 2018 ел
җомга

         “Мәктәпкә җыенырга булыш” Республика хәйрия акциясе кысаларында, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәләре, Татарстан Республикасының Яшел Үзән районының Норлат шәһәрендәге балалар йорты тәрбияләнүчеләре янына бардылар. Һәм аларга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфелҗ бүләк иттеләр.

         Бу уку елында Татарстанда 50 меңнән артык бала 1 нче сыйныфка барачак. Һәм бу акциянең төп максаты – барлык балаларга да бәйрәм, 1 нче сентябрь көнне шатланып мәктәпкә бару мөмкинлеге буләк итү.


29
август, 2018 ел
чәршәмбе

        28 августта, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында  аучылык хуҗалыклары вәкилләре белән җыелышлар узды.

        Җыелышларда каурыйлы киекләргә киләсе көзге ау сезоны 2019 елның,  кышкы маршрут хисабын һәм башка сораулар  турында сөйләштеләр. Җыелышалрда 50 дән артык вәкил катнашты.

        Элегрәк Дәүләт комитеты сайтында, Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлекне гамәлгә ашыручы аучыларның элемтәләре куелган иде (шул документка СЫЛТАМА).

Татарстан Республикасының  Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 2018 елның 1 сентябрендә, Татартан Республикасы Президентының  30.05.2018 елдан УП-397 номерлы “Аерым  саклана торган федераль әһәмияттәге табигый территорияләрдән кала,  Татарстан Республикасы территориясендәге аучылык биләмәләрендә, аулау параметрларына үзгәрешләр кертү”гы боерыгы белән тәңгәл килеп, 2018-2019 елларның көзге-кышкы ау чорына, ачык аучылык биләмәләрендә кыйммәтле мехлы хайваннарны тоту өчен рөхсәтнамә алуга гаризаларны кабул итү башланачак. Гаризаларны кабул итү, Татарстан Республикасының  дәүләт хезмәтләр порталы аша, ә шулай ук рөхсәтнамәләрне бирү пунктларында, түбәндәге график буенча  алып барылачак.

 

 

Рөхсәтнамәләрне алу өчен гаризалар буенча гражданнарны кабул итү графигы

 

Дүшәмбе

15.00 -17.00  – ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша бирелгән гаризалар буенча гражданнарны кабул итү;

17.00 - 19.00  – гаризаларны бирү ысулына карамыйча гражданнарны кабул итү (чират буенча).

Җомга

15.00 -17.00  – ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша бирелгән гаризалар буенча гражданнарны кабул итү;

17.00 - 19.00  – гаризаларны бирү ысулына карамыйча гражданнарны кабул итү (чират буенча).

Шимбә

9.00 - 11.00  – ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша бирелгән гаризалар буенча гражданнарны кабул итү;

11.00 - 13.00  -гаризаларны бирү ысулына карамыйча гражданнарны кабул итү (чират буенча).


28
август, 2018 ел
сишәмбе

           «Татарстанның Чиста урманнары» исемендәге Республика күләмендәге табигать саклау акциясенең  көзге этабы кысаларында, «Кичке таң» дәүләт табигый тыюлыгы белгечләре, урманнарны каты коммуналь калдыклардан,  коры-сары үләннәрдән һәм ботаклардан чистарту, ә шулай ук аншлаглар һәм мәгълүмати щитларны ремонтлау һәм төзекләндерү буенча чаралар күрделәр.

           «Катлаулы наратлык» табигый һәйкәлне тикшерү вакытында якынча 600 кубометр коры-сары үләннәр һәм ботаклар җыелды.

            Акция барышында,  дәүләт тыюлыгы хезмәткәрләре һәм волонтерлар көче белән, 7 мәгълүмати аншлаг ремонтланды һәм урнаштырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International