Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2014 елның 27 август көненә Идарә белән 35236 аучылык билеты бирелде.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе, ООО «Сафари-Сервис»ның 2014 елның 26 август көнендә, хайваннар дөньясын куллану хокукына озак вакытлы лицензиянең срогы чыгу турында хәбәр итә. Элек бу оешмага бирелгән территория ( Тукай районының аучылык хуҗалыгы) бүгенге көннән һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-сулары категориясенә күчте.
Соңгы хәбәр Саба муниципаль районныннан алынды. Ә элегрәк Мамадыш, Балык Бистәсе, Арча муниципаль районныннан да хәбәрләр килде. Бу төр аюлардан җитди куркыныч янаганга күрә, Сезне урманнарга барганда бөтен саклык чараларын күрүегезне һәм балаларны күздән чыгармавыгызны сорыйбыз.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: Россия Федерациясенең Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының 16.11.2010 елдан № 512 боерыгы белән расланган Ау кагыйдәләре белән тәңгәл килеп, Татарстан Республикасы территориясендә 2014 елда җәйге – көзге ау чоры 16 августта башланды һәм су йөзүче, сазлык-болын һәм кыр киек кошларына 15 ноябрьгә кадәр; урман киек кошларына 31 декабрьгә кадәр барачак.
Каурыйлы киек кошларга ау этләрен ( утрау һәм континенталь легавыйлар,ретриверлар, спаниельләр) һәм ау кошларын кулланып түбәндәге вакытта була:
сазлык – болын киек кошларына – 25 июльдән - 31 декабрьгә кадәр
урман, кыр, дала киек кошларына – 5 августтан - 31 декабрьгә кадәр.
Бер ау этен кулланып киек кошларны аулаганда,аучылар саны өчтән дә күп булмаска тиеш. Аларның һәрберсендә аучылык җир-суларында ауларга рөхсәт итә торган документлары булырга тиеш.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәрләре ДБО “Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге” белән берлектә “Уылдык чәчү” чарасын уздырганнан соң, хокуксыз балык тотуны бетерүгә юнәлтелгән, профилактик эшне дәвам иттеләр. 11 июннән 22 августка кадәр, булган вәкаләтләр кысасында, җаваплылыкка 8 зат тарттырылды,843 хокуксыз тоту коралы тартып алынды ( ятьмәләр)
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе, һәркем керә торган аучылык җир-суларында аулый торган физик затлар арасында, кабаннарны һәм пошиларны табуга, рөхсәтнамәләрне бүлү буенча нәтиҗәләр чыгарды.
Җирәбә салуның нәтиҗәләре буенча беркетмә төзелде.
Бөтен җиңүчеләрне отыш белән котлыйбыз. Ә шулай ук исегезгә төшереп китәбез: Татарстан Республикасының Экология Кодексындагы 135(5) маддәнең 12 пункты буенча аучылык байлыкларын табуга бирелгән рөхсәтнамә алу хокукы, аучы белән белдерү кәгазен алган көннән 30 көн эчендә, ау һәм аучылык байлыкларын саклау өлкәсендә Татарстан Республикасының башкарма хакимият әгъзасына(Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе ) мөрәҗәгать итү аша тормышка ашырыла ала. 30 көн үткәннән соң рөхсәтнамә алу хокукы башка претендентка күчәчәк.
Бүген, 2014 елның 20 август көнендә, Идарәдә һәркем керә торган аучылык җир-суларында аулый торган физик затлар арасында, кабаннарны һәм пошиларны табуга, рөхсәтнамәләрне бүлү булды.(җирәбә салу)
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: көзге ау чоры башлану вакытыннан, полиция хезмәткәрләре һәм штаттан тыш инспекторлар белән берлектә үткәрелгән рейд чаралары барышында, 18 хокук бозу ачыкланды, 2 ату коралы тартып алынды. Бөтен бозучылар административ җаваплылыкка тарттырылдылар.
1. 1996 елның 13 декабреннән N 150-ФЗ “ Корал турында”гы Федераль канунның 3 бүлеге 24 маддәсе белән исерткеч эчемлекләр эчкән хәлдә коралны йөртмәү күздә тотыла.
2. Россия Федерациясенең Административ канун бозулар турындагы Кодексының 20.8 маддәсенә 4.1. һәм 4.2. пунктлар белән тулыланды. Алар, исерткеч эчемлекләр эчкән хәлдә коралны йөртү өчен 2 меңнән 5 меңгә кадәр штраф һәм коралны һәм патроннарны тартып алу; яки 1 елдан 2 елга кадәр коралны сатып алу һәм саклау яки саклау һәм үзең белән йөртү хокукыннан мәхрүм итү аша административ җаваплылык каралуын күз алдында тоталар.