Республикада кыргый хайваннарга бәрелү очраклары ешайды

2021 елның 5 октябре, сишәмбе

Республика юлларына ешрак эре кыргый хайваннар – пошилар, кыр кәҗәләре, кабаннар чыга. Машиналарның көпчәкләре астында җәнлекләр үзләре генә түгел, пассажирлар да һәлак була.

Агымдагы елның 9 аенда 109 һәлакәт теркәлгән. Иң күп инцидентлар Алабуга, Питрәч, Әлмәт һәм Чистай районнарында булган.

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты машина йөртүчеләрне тизлек режимын сакларга, аеруча сак һәм игътибарлы булырга, кыргый хайваннарның миграциясе мөмкин булган урыннар турында мәгълүмат бирә торган билгеләрне калдырмаска һәм тәүлекнең якты вакытында йөрергә тырышырга чакыра.

Тыюлыклар, заказниклар янында яки кыргый хайваннарның миграцияләү ихтималы зур булган урман җирендә аеруча игътибарлы булырга кирәк, һәм бәрелеш булмасын өчен тизлекне киметергә кирәк.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты юл-проект оешмалары белән уртак эш алып бара. Ел саен юл-транспорт һәлакәтләре күп булган урыннарда «Кыргый хайваннар» дип аталган юл билгеләре куела. Автомагистральләрне төзегәндә һәм эксплуатацияләгәндә, куркынычсыз миграцияләү өчен киртәләр һәм күчү юлларын урнаштыру кебек, кыргый хайваннарны саклау буенча чаралар күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International