Һөнәрне ярату турында яки, ничек 33 ел стажы булган педагог балаларда табигатькә карата хөрмәт тәрбияләгән

2021 елның 8 октябре, җомга

Экологик тәрбия мәсьәләсе елдан-ел актуальләшә бара. Бу эштә тәрбиячеләр һәм укытучылар соңгы рольдә түгел. Укытучылар көнен бәйрәм итү уңаеннан Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты яшь буынга экологик белем бирү белән шөгыльләнүче укытучылар турында сөйләргә булды.

Шуларның берсе –33 елдан артык укытучы булып эшләүче Наҗия Хөсәенова. Ул 1969 елның 14 июнендә Арча районының Урта Бирәзә авылында туган.

8 сыйныфны тәмамлаганнан соң, 1984 елда башлангыч сыйныфлар укытучысы белгечлеге буенча Арча педагогика көллиятенә укырга кергән. Ә 9 елдан соң Казан дәүләт педагогия институтын Педагогика һәм башлангыч белем бирү методикасы белгечлеге буенча тәмамлаган. Институттан соң 12 ел дәвамында башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләгән. 2000 елдан Арчаның 3нче урта мәктәбендә география укытучысы була. 2004 елда «География» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогика университетын тәмамлаган. 2017 елдан бүгенге көнгә кадәр Арча районының 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә география укытучысы булып эшли.

Наҗия Гаптелфәртовна үз фәне буенча фәнни-методик белемнәрнең югары дәрәҗәсенә ия, укытуның заманча психологик-педагогик концепцияләрендә ирекле ориентлаша. Аның дәресләре уку процессының төгәл оештырылуы, тирән фәнни эчтәлеге, югары методик осталыгы һәм гамәли юнәлешле булуы белән аерылып тора.

Дәресләрдә проблемалы укыту, критик фикерләү технологиясе, гадәти булмаган карарлар эзләү өчен шартлар тудыручы тикшеренү һәм проект методлары кебек инновацион методикалар һәм технологияләр куллана. Ул яңа идеяләр һәм педагогик бурычларны хәл итү юлларын эзләү белән аерылып тора, үзенең бай тәҗрибәсе белән «Иҗади укытучылар челтәре» Интернет-порталындагы коллегалары белән уртаклаша, шулай ук Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты һәм «Ашыт»дәүләт табигый тыюлыгы белән уңышлы хезмәттәшлек итә.

Наҗия Хөсәенова шулай ук яшь геологларның республика ачык кыр олимпиадасының база мәйданчыгының «Азимут» яшь геологлар командасы җитәкчесе булып тора. Команда 2017, 2018, 2019 елларда геологик кейсларны хәл итү буенча «Case - ЮГЕО» республика ачык чемпионаты, Яшь геологларның IV Республика турниры, 2016, 2017, 2019,2021 елларда Яшь геологларның республика ачык кыр олимпиадасы призерлары булып тора.

Педагог буларак ул һәр укучының шәхесен үстерү белән кызыксына, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерә, балаларның потенциалын ачуга ярдәм итә. Ел саен аның укучылары олимпиадаларда, конкурсларда, фәнни – гамәли конференцияләрдә актив катнаша һәм муниципаль, республика, бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар булып торалар.

Укучылар белән бергә ул ел саен «Парклар маршы», «Татарстанның чиста урманнары» кебек ведомство акцияләрендә һәм конкурсларында катнаша.

Укучыларны укытуда һәм тәрбияләүдә ирешкән уңышлары өчен Наҗия Гаптелфәрт кызы «Мәгарифтәге казанышлары өчен»дигән күкрәк билгесе һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм КФУның мактау грамоталары белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International