Татарстанда производство аучылык инспекторлары сафлары артты

2021 елның 17 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетында производство аучылык инспекторы кандидатларының белемнәрен тикшерделәр.

Тикшерү гамәлдәге табигать саклау законнарын белүгә кагылышлы сораулардан торган тест формасында үткәрелде.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, җитештерү аучылык инспекторы кандидаты булып, хезмәт килешүе нигезендә аулау һәм аучылык байлыкларын саклау белән бәйле вазифаларны башкаручы, аучылык билеты, аучылык  ату коралын саклауга һәм йөртүгә рөхсәте булган аучылык хуҗалыгы хезмәткәре килә ала. Штаттагы производство аучылык инспекторларының эшчәнлеге республиканың аучылык җир-суларында кыргый хайваннарны саклауны югарырак дәрәҗәгә  күтәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International